Өлкәннәр көне кысаларында, Саба районы «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль хезмәткәрләре тарафыннан өйгә барып хезмәт күрсәтү булекчәсендә исәптә торган өлкәннәребез өчен бик күп чаралар үткәрелде. Ункөнлек өлкәннәрне хөрмәтләү белән башланып китте, өйдә социаль хезмәт алучылар өчен бүлекчә азык-төлек җыелмалары әзерләде һәм таратты. Шулай ук «Альпари» хәйрия фонды белән берлектә 100 азык-төлек пакеты таратылды. Социаль хезмәткәрләр дә читтә калмады, алар да үз карамагындагылар өчен төрле җиләк-җимеш, яшелчәләр, консервланган әйберләр әзерләделәр.Тәрбияләнүчеләрнең йортларын һәм йорт яны территорияләрен генераль җыештыру үткәрелде.
"Сәламәтлек мәктәбе» технологиясе кысаларында, Шәмәрдән авылы паркы һәм Байлар Сабасының «Олимп» парклары буенча сәяхәтләр оештырылды. Хәзерге вакытта 70 яшьтән өлкәнрәк ялгыз яшәүче өлкәннәрнең яшәү шартларын, социаль хезмәт күрсәтүгә мохтаҗлыкны , шулай ук гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белгечләре белән берлектә автоном янгын белдергечләрен урнаштыру буенча тикшерү эшләре бара. Түгәрәк өстәл артында социаль хезмәт алучылар белән Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары, Пенсия фонды, үзәк район хастаханәсе, социаль иминият фонды, ветераннар( пенсионерлар) җәмгыяте, инвалидлар җәмгыяте һәм Байлар Сабасы шәһәр җирлеге башлыгы катнашында өлкәннәргә кагылышлы сораулар тыңлап үтелде.