«Әбиемә кунакка - тәмле коймак ашарга»

2019 елның 11 октябре, җомга

1 – 10 октябрь көннәре Өлкәннәр декадасы дип атала. Шул уңайдан 10 октябрь көнне Шәмәрдән балалар китапханәсе “Салават күпере” балалар бакчасына йөрүче сабыйлар өчен “Әбиемә кунакка - тәмле коймак ашарга” дип аталган тематик күңел ачу программасы үткәрде.

Чара барышында балалар бәйрәмнең барлыкка килү тарихы белән таныштылар, өлкәннәргә карата ихтирамлы булырга кирәклеге турында белделәр, кадерле өлкәннәребезне котлап зур открытка ясадылар.

Әби-бабайларыбыз турында күп кенә әкиятләрдә дә искә алына. Шундый әкиятләрнең берсе -“Шалкан” әкияте- балаларны өлкәннәргә ярдәм итәргә өйрәтә. Чараның икенче өлешендә, театр елы уңаеннан, балалар әлеге әкият-тамашаны уйнап күрсәттеләр.  Шулай ук, чара вакытында мультфильмнар күрсәтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International