Хайваннар көне

2019 елның 9 октябре, чәршәмбе

Бөтендөнья хайваннарны яклау көне, яки хайваннар көне (ингл. World Animal Day ) ул -  кешелекнең игътибарын Җир планетасындагы калган тереклек ияләре проблемаларына юнәлдерергә чакыручы Халыкара көн. Бу дата ел саен 4 октябрьдә билгеләп үтелә.
8 октябрь көнне " Яшьлек "яшьләр үзәге волонтерлары һәм педагогы Гыйниятуллина Р.К. Имамиева Риянаның хәлен белергә бардылар. Алар бергәләп рәсемнәрне буядылар, үзләренең йорт хайваннары, аларны ничек сакларга һәм карарга кирәклеге турында сөйләделәр. Волонтерлар белән Риянаның очрашуы җанлы, күңелле һәм мавыктыргыч булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International