Җәнлекләрне беләсеңме?» танып-белү уены

2019 елның 9 октябре, чәршәмбе

8 октябрь көнне, Шәмәрдән балалар китапханәсе мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә, «Теремок» балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар өчен, Бөтендөнья хайваннар көненә багышланган «Җәнлекләрне беләсеңме?» дип аталган танып-белү уены үткәрделәр. Балалар китапханәченең  Кызыл китапка кертелгән сирәк калган һәм юкка чыгып баручы җәнлекләр, кыргый һәм йорт хайваннары турында сөйләвен зур кызыксыну белән тыңладылар, сорауларга җавап бирделәр, хайваннар турында әкиятләрне искә төшерделәр. Анан соң балалар уеннарда катнаштылар, табышмаклар чиштеләр, пазллар җыйдылар. Бу чарада  хайваннар дөньясы турында сөйләүче кызыклы һәм якты китаплар тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International