"Гаилә белән укыйбыз": әңгәмә-диалог һәм китап күргәзмәсе

2019 елның 9 октябре, чәршәмбе

Гаилә белән уку-күркәм традиция, аның нәтиҗәлелеге әти-әниләргә бәйле,чөнки балалар нәкъ менә бездән үрнәк ала. Китаплар балаларыбызның рухи дөньясын баеталар, төрле яктан үсешне тәэмин итәләр.
8 октябрь көнне, Олы Нырты авыл китапханәсе Урта Нырты авыл клубы ( күчмә китапханә) белән берлектә,  "Бөтен гаилә белән укыйбыз" дип исемләнгән әңгәмә -сөйләшү  үткәрде. Чарага тулы составта  китапханәгә язылган гаиләләр чакырылган иде . Китапханәче ата-аналарны балаларны тәрбияләү, үстерү һәм сәламәтлекләрен ныгыту турында язылган китаплар һәм журналлар белән таныштырды, гаилә белән уку өчен  китаплар тәкъдим итте. Очрашу барышында ата-аналар балаларны тәрбияләү серләре белән уртаклаштылар, ә балалар бик теләп аралаштылар, үзләренең яраткан китаплары турында сөйләделәр. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International