Саба районының иң өлкән кешесен котлау.

2019 елның 2 октябре, чәршәмбе

1 октябрь көнне, Саба муниципаль районы башлыгы Раис Нургали улы Минниханов, Саба районының иң өлкән кешесе  - Оет авылында яшәүче  Закирова Хәкимә Әхмәтгалим кызын, Өлкәннәр көне белән котлады.Хәкимә апага 2018 елның 16 гыйнварында 101 яшь тулды. Хәкимә апа бүгенге көндә кызы Зөлхәбирә белән Оет авылында яши. Хөкүмәт тарафыннан аңа сугыш ветеранының тол хатыны буларак  яңа өй салынып бирелгән. Хәкимә апаның барлыгы 7 баласы, 15 оныгы, 9 оныкчыгы бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International