"Күңелең яшь булса, еллар куркыныч түгел!"

2019 елның 2 октябре, чәршәмбе

1 октябрь - Халыкара өлкәннәр көне. Бу көнне барлык игътибар өлкән буын кешеләренә: әби-бабайларга, күршеләргә, эштщге өлкән хезмәттәшләргә юнәлтелә. Өлкәннәр-ул безнең горурлыгыбыз, кадерле байлыгыбыз. Алар безне тәрбияләп үстерделәр,мирас итеп бай тәҗрибә һәм буын зирәклеге калдырдылар. Әлеге бәйрәм уңаеннан, 1 нче октябрь көнне ,Бигәнәй мәдәният йортында, китапханә белән берлектә, « Күңелең яшь булса, еллар куркыныч түгел!» дип исемләнгән концерт программасы үткәрелде. Үзешчән сәнгать катнашучылары, авыл мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре кунакларны җырлар, шигырьләр белән сөендерделәр. “Ромашка “ балалар бакчасының яшь артистлары барысына да күтәренке күңел, сәламәтлек һәм аяз көннәр теләделәр . Балалар чыгышы бик күңелле булды һәм беркемне дә битараф калдырмады. Чара дәвамында җылы котлау сүзләре һәм җырлар яңгырады, тамашачылар аларны бик теләп тыңладылар һәм кушылып җырладылар. Бәйрәм чәй эчү белән дәвам итте, анда кешеләр бер-берсе белән аралаштылар, үзләренең яшьлек елларын искә төшерделәр һәм яраткан җырларын җырлап утырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International