"Экстремизмга каршы ничек көрәшергә?" дигән темага әңгәмә

2019 елның 23 сентябре, дүшәмбе

23 сентябрь көнне Шәмәрдән авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханә белән берлектә «Балкыш» тернәкләндерү үзәгендә ял итүчеләр өчен «Экстремизмга каршы ничек көрәшергә?» дигән темага әңгәмә-фикер алышу үткәрде. Экстремизм һәм терроризм үз чагылышларының теләсә нинди рәвешендә кешелеклелек XXI гасырга кергән иң куркыныч проблемаларның берсенә әверелде. Китапханәче Г.Х.Садыйкова белән берлектә катнашучылар экстремизмга каршы көрәш проблемалары, чаралары, көрәш алымнары турында фикер алыштылар. Мәдәният йорты мөдире Г.Н.Зәйнетдинова 2004 елның 1 сентябрендә Бесланда булган куркыныч, рәхимсез фаҗига турында сөйләде, шулай ук «Беслан мәктәбе» видеороликыннан өзек күрсәтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International