Район күләмендә велосипедчылар ярышы

2019 елның 16 сентябре, дүшәмбе

14 нче сентябрь көнендә “Сабантуй” күңел ачу спорт комплексы территориясендә район күләмендә велосипедчылар ярышы булып узды.  Ярышта “Сабантуй” спорт мәктәбенә йөрүче балалар һәм аларның тренерлары Шакирҗанов Д.М. да катнашты. Спортчылар әлеге ярышта яхшы нәтиҗәләргә ирештеләр.

Гатиатуллин  Ильяс 9-11 нче сыйныф яшүсмерләре арасында   1 нче урынга лаек булды.  Шушы ук категориядә Шафиков Рузәл 2 нче урынга лаек булды.

Мөхәмәтҗанов Камил 5-8 нче сыйныф яшүсмерләре арасында  1 нче урынга чыкты. Шушы ук категориядә Хабибуллин Рамазан 2 нче урынны алды. 

 “Сабантуй” спорт мәктәбенең биатлон буенча тренеры Шакирҗанов Д.М.  50-59 яшьләр арасындагы ир-атлар категориясендә   1 нче урынга лаек булды.

 Спортчыларыбызны җиңүләре белән котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International