Ел саен сентябрьдә Россиядә терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне билгеләп үтелә. Россиянең бу истәлекле датасы 2005 елда «Россиянең Хәрби дан көннәре турында» гы Федераль закон нигезендә билгеләнгән һәм Беслан шәһәрендәге фаҗигале вакыйгалар белән бәйле.
Сентябрь аенда,"Тургай" приютында тәрбияләнүчеләр белән, 2004 елның сентябрендә Бесланда булган фаҗигале вакыйгалар истәлегенә багышланган," Без хәтерлибез...» дигән чара уткәрелде.Чара барышында тәрбияләнүчеләр терроризм барлыкка килү тарихы һәм соңгы унъеллыкның иң танылган терактлары, шул исәптән 2004 елның сентябрендә Беслан шәһәрендә булган фаҗига турында искә төшерделәр.
Тәрбияләнүчеләр терроризмга һәм аның янавына карата карашларын үз рәсемнәрендә чагылдырдылар.