1 сентябрь көнне А.Ә.Ахунҗанов исемендәге Олы Шыңар урта мәктәбендә Белем бәйрәменә багышланган тантаналы чара үткәрелде.1 сентябрь балалар өчен генә түгел, өлкәннәр өчен дә зур бәйрәм, чөнки һәркем мәктәп бусагасын атлап кергән һәм ул еллар турында якты хатирәләр белән яши. Кече Шыңар мәдәният йорты хезмәткәрләре бәйрәмне үткәрүдә һәм балаларны әзерләүдә, музыкаль ярдәм иттеләр. Балалар елдагыча матур җырлар, традиция буенча мәктәп вальсы һәм татар халык биюе башкардылар, котлаулар һәм рәхмәт сүзләре дә күп булды.