18 август көнне Чулпыч авылында “Авыл көне” булып узды. Авыл янындагы киң мәйданда көне буе җырлар яңгырап торды. Район мәдәният йорты хезмәткәрләре оештырган бу чарада авыл халкы, кайткан кунаклар бик теләп катанаштылар һәм үзләренең рәхмәтләрен җиткерделәр. Бәйрәмне оештыруда Чулпыч авылы тумасы, Казан шәһәрендә яшәүче Тагирова Венера үзеннән зур өлеш кертте.