16 август 2019 көнне Саба җәмгыяте Сатыш бригадасында район башлыгы Рәис Нургалиевич Минниханов һәм авыл хуҗалыгы идарэсе башлыгы Гафур Хасаншин җитәкчелегендә, 2019 елгы көзге чәчү һәм туфракны туңга эшкәртү буенча семинар- киңәшмә булды. Киңәшмәне кереш сүз белән район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Г. Ш. Хәсәншин ачып җибәрде. Авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре чыгыш ясады. Хакимият башлыгы Рәис Нургалиевич Минниханов үзенең киңәшләрен бирде. Соңыннан практик өлеше кырда дәвам итте.