Оет авыл клубы китапханә белән берлектә "Су буена сәяхәт" исемле экологик дәрес үткәрде. Чара барышында авылыбызның чишмәләре, инеш - күлләре, Мишә елгасы, аларның экологик халәте турында мәгълүмат бирелде, сулыкларны саклауның зарурлыгы турында әңгәмә үткәрелде. Балаларны безнең яктагы сулыкларда яшәүче җир - су хайваннары белән таныштыру максатыннан "Җир - су хайваннары" китабына күзәтү ясалды,Касыйм Тәхауның "Кондызлар илендә" китабыннан "Кондызбай йорт сала" хикәясе кычкырып укылды. Сәяхәт барышында кондызлар шәһәрчеге белән таныштык. "Чиста яр" акциясе кысаларында су буен корыган агачлардан, чүп - чарлардан арындырдык. Чара ахырында "Танып бел" уены үткәрелде. Уен барышында балалар үзләренең дару үләннәре турындагы белемнәрен күрсәттеләр, аларның сәламәтлеккә әһәмияте турында сөйләделәр.