Сезне чын күңелдән мөселманнарның иң олы бәйрәмнәренең берсе – «Корбан бәйрәме»белән котлыйбыз!

2019 елның 11 августы, якшәмбе

Гасырлар дәвамында игелекле һәм якты хисләр белән сугарылган бу бәйрәм кешеләрнең якынаюына, җәмгыятьтә игелек һәм шәфкатьлелек идеалларын раслауга хезмәт итә, дини йолаларга һәм гореф-гадәтләргә хөрмәт тәрбияли.

Россия мөселман җәмгыяте илнең иҗтимагый тормышында актив катнаша, киң хәйрия, мәгърифәтчелек эшчәнлеген үстерә, гаилә кыйммәтләрен ныгытуга армый-талмый игътибар бирә. Диниара һәм милләтара татулыкны саклауга зур өлеш кертә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International