Югары Утар акылга зәгыйфь булган балалар йорты - интернатында «Урман аланы» аппликация дэресе

2019 елның 9 августы, җомга

8 август көнне Югары Утар акылга зәгыйфь булган балалар йорты - интернат тәрбиячесе Галиуллина Нурия балалар белән бергә «Урман аланы» аппликация дәресе уткәрде .

Максат: балаларда эмоциональ кәеф , матурлык, табигатькә мәхәббәт булдыру.

Чәчәкләр-ул шатлык бүләк итә.  Без балалар белән «Урман аланы» аппликациясе ясарга булдык .

Урман аланында матур , төрле төстәге чәчәкләр ата һәм хуш исләр килә. Кошлар сайрый, кояш җылыта. Балалар төсле кәгазьдән аппликация чәчәкләре кызыксынып ясадылар. Бездә бик матур, чәчәкле алан килеп чыкты. Балаларга бүгенге дәрес бик ошады.

 

Югары Утар акылга зәгыйфь булган балалар йорты - интернатында“Шәфкатьлек” бүлегендә тәме буенча танып бел уены

        

2019 елның 07 август көнне Югары Утар акылга зәгыйфь булган балалар йорты - интернатының “Шәфкатьлек” бүлегендә тәрбияче Шакирова Эльмира шәхси-уен формасында дәрес үткәрде.

Максат: балаларны бөртекле культуралы үсемлекләр белән таныштыру, тәм-томны баету, икмәккә сакчыл караш тәрбияләү.

Катнашучылар: 6 бала.

         Дәрес барышында тәрбияче балаларны бөртекле культуралы үсемлекләр белән таныштырды. Мәсәлән, икмәк тәкъдим ителде. Икмәк - ул кеше хезмәте белән эшләнелгән ризык, ул иминлек һәм муллык символы. Эш көннәрендә дә, бәйрәмнәрдә дә өстәлдә иң мөһим урын нәкъ менә икмәккә бирелгән. Бер генә ашау да аннан башка узмый.

         Картиналар ярдәмендә икмәкнең төрле төре булганын күрделәр. Һәм кыска видео ярдәмендә алган белемнәрен ныгыттылар.

         Дәреснең икенче өлешендә балалар тәрбияче ярдәме белән күзләрен йомып ипи кисәкләреннән авыз иттеләр, һәм тәмен ак яки кара икмәк микәнен билгеләделәр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International