1 август көнне район китапханәсенең уку залында даими укучыларыбыз өчен журналларда басылган әсәрләргә күзәтү үткәрелде.” Татарстан”,”Татарстанда җирле узидарә”, “Идел” журналлары заман белән бергә атлап яңалыкларны үз вакытында җиткереп баралар. “Безнең Мирас”ның алтынчы санында басылган Фәүзия Бәйрәмованын ”Чат татарлары” мәкаләсе аеруча зур кызыксыну уятты.