Байлар Сабасы бистәсендә алып барылучы төзелеш эшләренең нәтиҗәсе күз алдында. Халык хәзер Мәктәп урамы буйлап бик матур һәм уңайлы итеп эшләнгән тротуардан атлап йөри. Эшне “Балтасидорсервис” җәмгыяте эшчеләре җиренә җиткереп эшләп чыкты. Аны финанслауның бер өлеше 2018нче елда үткәрелгән җирле референдум акчасы хисабына башкарылды.