Татарстан Росреестры яңа төзелешләргә ихтыяҗның сизелерлек артуын теркәде

2019 елның 22 июле, дүшәмбе

   Агымдагы елның май аенда Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсе тарафыннан өлешләп катнашу буенча 1318 килешү теркәлгән булса, июнь аенда - 2752! Агымдагы елның алты аенда өлешләп төзүдә катнашу буенча 10 759 килешү теркәлгән, бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 23,4% ка күбрәк: ул вакытта беренче яртыеллыкта өлешләп катнашу буенча 8 722 килешү теркәлгән.

   Татарстан күчемсез милек базарындагы вәзгыятьне характерлый торган башка күрсәткечләр турында сөйләсәк, ул түбәндәгечә күренә: 2019 ел башыннан Татарстан Росреестры тарафыннан торак биналарны сату-алу буенча 30 373 килешү теркәлгән; 4 682 – торак булмаган бина һәм 18 629 – җир кишәрлеге. Казан буенча бу күрсәткечләр түбәндәгечә: 10 125, 2 125 һәм 4 810. Татарстанда барлыгы 54 208 сату-алу килешүе теркәлгән, Казанда – 17 452.

   Ипотека кредиты буенча килешүгә килгәндә, 2019 елның 6 аенда алар 33 702 (Казанда – 13 109), шул исәптән торак урыннарга – 24 051, (Казанда – 9 650); торак булмаган урыннарга – 1 880 (Казанда – 320), җир кишәрлекләренә – 771 (Казанда - 3 139) теркәлгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International