Стендлы ату буенча Россия Беренчелеге

2019 елның 1 июле, дүшәмбе

Шушы көннәрдә Липецк шәһәрендә стендлы ату буенча Россия Беренчелегенә ярышлар үтә. Әлеге ярышта “Сабантуй” спорт мәктәбе спортчылары да катнаша. Пьедесталның  югары баскычына Татарстан командасы күтәрелде, әлеге командада “Сабантуй” спорт мәктәбе спортчысы Камил Мингараев та бар иде. Икенче урынга Татарстанның икенче командасы (Садыков Салават- “Сабантуй” спорт мәктәбе спортчысы, Тимур Шакиров, Денис Тетерю) лаек булды.

Бу ярышта Садыков Салават, якташы Камил Мингараевны финалда 10 төгәл ату белән узып, шәхси беренчелектә икенче көмеш медален алды. Камил Мингараев 113+39 нәтиҗәсе белән шәхси беренчелектә өченче урынга чыкты.

Россия Беренчелеге нәтиҗәләреннән чыгып Татарстан Республикасы яшьүсмерләр җыелма командасы, башка командаларны күпкә калдырып, беренче урында бара.

Спортчыларыбызны җиңүләре белән котлыйбыз, алга таба да уңышлар телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International