Халыкның тормыш-конкүреше яхшыра барган саен, аның көндәлек ихтыяҗлары да үзгәрә бара. Чиста һәм матур бистә урамнарының төзек булуы да алгы планга чыга. Әлеге эштә ел саен үткәрелә торган референдумның да файдасы да сизелерлек зур, чөнки финанс чыганаклары аз соралмый. Бу көннәрдә Байлар Сабасы бистәсенең Мәктәп һәм Муса Җәлил урамнарында җәяүлеләр өчен тротуар төзекләндерелә.