Россия тарихында иң ачы көннәрнең берсе булып Бөек Ватан сугышы еллары тора. Каты бәрелешләр, ачлык, 27 миллионнан артык кешенең гомерен өзгән сугыш.
22 июнь көнне Килдебәк авыл җирлегендә “Хәтер шәме” акциясе үткәрелде. Акциядә авыл халкы Бөек ватан сугышында катнашкан якташларны бер минут тынлык белән искә алды, һәйкәлләргә чәчәкләр куелды.
Шулай ук китапханәдә сугыш елларының ничек башлануы турында мәгълүмат сәгате үткәрелде, «Халык хәтере мәңгелек» исемле китап күргәзмәсе оештырылды.