Бәйрәм белән! Корабль төзүчеләр көне белән!

2019 елның 29 июне, шимбә

   Гасырлар дәвамында Россия бөек диңгез державасы булды һәм шул рәвешендә саклана. Безнең борынгы бабаларыбыз атаклы диңгезчеләр һәм кораб йөртүчеләр булган һәм безнең көннәрдә судно төзүче һөнәре җәмгыятьтәге иң ихтирамлы һөнәрләрнең берсе булып тора.

   Хәзерге вакытта һәр татарстанлы безнең төбәктә уникаль, ә иң мөһиме, сорала торган корабларны проектлый һәм төзи торган предприятиеләрнең булуы белән горурлана, әлеге предприятиеләр республиканы һәм илне дөнья буйлап таныта.

   Татарстанның кораб төзүчеләре гореф-гадәтләрне саклап килер, яңа проектларны уңышлы гына гамәлгә ашырыр һәм ватанның судно төзелешен чәчәк аттыруга юнәлдерелгән иң югары казанышларга ирешер.

   Ихлас күңелдән сезгә һәм сезнең гаиләләрегезгә сәламәтлек, бәхет һәм иминлек, яңа җитештерү казанышларын телибез! Уңышлар сезгә юлдаш булсын!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International