Бүген партизаннар һәм яшерен эш алып баручылар көне

2019 елның 29 июне, шимбә

   Безнең ил, 1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында совет халкының Җиңүенә сизелерлек өлеш керткән партизаннар һәм яшерен эш алып баручыларны искә алу уңаеннан, бу бәйрәмне чираттагы тапкыр билгеләп үтә. Аларның Җиңүгә керткән өлешләре бәяләп бетергесез. Алар батырлыгының бөеклеге боерык буенча түгел, ә йөрәге һәм намусы кушканга кулларына корал алуда.
Без Җиңү өчен гомерен биргән һәм яшь буынга тыныч киләчәк бүләк иткән Геройларны хөрмәтләп искә алабыз.

   Совет халкының фашистларга каршы көрәшүе - безнең әтиләрнең һәм бабайларның батырлык һәм корбанчылык тарихы. Туган җирне саклаучылар һәм азат итүчеләр батырлыгы турындагы хатирәләрне саклау - безнең изге бурычыбыз.

   Чын күңелдән барыгызны да шушы истәлекле дата белән котлыйбыз. Сезгә ныклы сәламәтлек, озын гомер, бәхет һәм иминлек телибез!"

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International