WorldSkills флагы эстафетасы

2019 елның 17 июне, дүшәмбе

2019 нчы елның 16 нчы июнендә Саба муниципаль районы территориясендә «Сабантуй» мәдәни-спорт комплексында республика этабы кысаларында WorldSkills флагы Эстафетасының чираттагы тукталышы булып узды.
Элегрәк «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) VII Милли чемпионаты финалын ябу тантанасы кысаларында Россия Федерациясе мәгариф министры Ольга Васильевна һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов WorldSkills флагы эстафетасының финал этабына старт бирделәр.
Саба муниципаль районында флагны хөрмәтләү тантанасы район Сабан туен бәйрәм итү кысаларында узды. WorldSkills флагы эстафетасында Саба муниципаль районы башлыгы Миңнеханов Рәис Нургали улы һәм Ярмиев Мансур Зиннур улы катнашты.WorldSkills флагы эстафетасы 2017 елда башланды. Флаг тантаналы рәвештә WorldSkills Abu Dhabi 2017 дөнья чемпионатын ябу тантанасында Казан оештыручы шәһәргә тапшырылды.  Аннан соң флагны Сочига китерделәр-анда «Флаг эстафетасы»проектына рәсми старт бирелде. 2017 елның декабрендә флаг Халыкара космик станциягә җибәрелгән иде, анда 2018 елның февраль ахырында Җиргә әйләнеп кайтканчы ике айдан артык вакыт уздырган иде. Эстафетаның халыкара этабы башлангач, Мадридта флаг һөнәри осталык буенча дөнья чемпионатларын үзләрендә кабул иткән 20 ил буйлап сәяхәткә китте.
Флаг Германия, Нидерланд, Америка,Корея Республикасында, Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә, Португалия, Финляндия, Франция, Ирландия, Швейцария, Австралия, Канада, Италия, Бельгия, Бөекбритания, Австрия, Бразилия, Япониядә булды. Россиягә флаг Кытай Тайбэеннан килде, анда аны WorldSkills 48нче милли чемпионатында хөрмәтләделәр. Һәр илдә флагка ярышларның логотипларын китерделәр.
Эстафетаның Россия этабы 2018 елның августында Көньяк Сахалинскта «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) VI илкүләм чемпионаты финалында Старт алды. Бу этап корпоратив һәм тармак чемпионатлары кысаларында узды һәм федераль округларның барлык үзәкләренә кагылды. Әлеге этап кысаларында флаг Россия Федерациясенең 24 субъектында – сәнәгать лидерлары регионында һәм Россия Федерациясенең эре предприятиеләрендә булды. Хәзер ул Татарстан Республикасы буенча сәяхәт кылачак. 2019 елда Казанда WorldSkills стандартлары буенча һөнәри осталык буенча 45 нче дөнья чемпионатын ачу тантанасы WorldSkills флагы эстафетасының финал ноктасы булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International