Мәктәп яны лагерына йөрүче балалар өчен Шәмәрдән балалар китапханәсе “Һөнәрләр бәйләме” дип аталган видео-сәяхәт оештырды. Видео-сәяхәт барышында китапханәче Зарипова И.Х. балаларга төрле һөнәрләр турында сөйләде, “Капчыкта нәрсә ул”, “пантомима” уеннарын уйнадылар, табышмакларга җавап эзләделәр, кроссворд чиштеләр.