25 май көнне Иске Икшермә мәдәният йортының "Сударушки" ансамбле Лаеш районының Никольское авылында узган "Каравон" Республика рус халык бәйрәмендә катнашты. Бу бәйрәм Татарстаннан барлыгы 170 үзешчән коллективны җыйды. Бәйрәмдә шулай ук осталарның төрле эшләре тәкъдим ителде, сәүдә мәйданчыклары эшләде. Котлау сүзе белән Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Ф. Х. Мөхәммәтшин чыгыш ясады.