30 нчы апрель көнне Шекше авыл китапханәчесе Сәрдә авыл клубында “Сәламәт буласың килсә бул-бу дөрес юл” дип исемләнгән кызыклы хәбәрләр сәгате үткәрде. Китапханәче сәламәт яшәү рәвешенең әһәмияте, кеше тормышында аның роле турында сөйләде. Шулай ук “Сәламәтлегеңне яшьтән кайгырт” дигән рәсемнәр һәм киңәшләр булган буклетлар таратты.