1 май көнне Оет авыл китапханәсе клуб белән берлектә табигать кочагында Яз һәм Хезмәт бәйрәменә багышланган "Язгы кәеф" исемле күңел ачу программасы үткәрде. Чара барышында балалар яз турында сынамышлар, әйтемнәр, шигырьләр, җырлар искә төшерделәр, хәрәкәтле уеннар уйнадылар һәм тәмле ризыклар белән сыйландылар.