Югары Утар акылга зәгыйфь булган балалар йортында “Яз һәм хезмәт бәйрәме”
1 май көнне “Яз һәм хезмәт бәйрәме” уңаеннан Югары Утар акылга зәгыйфь балалар йортында тәрбияче Хәбибуллина Г.Р. җитәкчелегендә балалар өчен уен формасында шөгыль оештырылды.
Шөгыльгә түбәндәге максатлар куелды:
Шөгыль тәрбияченең бәйрәм турында таныштыруы белән башланып китте. Яз һәм хезмәт бәйрәменең халыклар өчен әһәмияте аңлатылды.
Тема буенча балаларга рәсемнәр бирелде. Алар бик теләп рәсемнәрне буядылар. Әзер булган рәсемнәрне стенага ябыштырдылар. Рәсемнәрдән бик матур почмак барлыкка килде. Шөгыль уеннар белән дәвам итте. Балалар зур кызыксыну белән “Коедан су алу”, “Кул көрәше”, “Һөнәрне тап”, “Тынычлык күгәрчене” кебек конкурсларда көч сынаштылар, табышмаклар чиштеләр.
Соңыннан балалар өмәдә катнашучы хезмәткәрләр һәм балалар белән әңгәмә кордылар.
Югары Утар акылга зәгыйфь булган балалар интернат-йортында «Хәрәкәт – ул тормыш» исемле чара
2019-нчы елның 2 маенда Югары Утар балалар интернат-йортында тәрбияче Галимҗанова Ф.Н. җитәкчелегендә, 1-нче төркем балалары белән берлектә, «Хәрәкәт – ул тормыш» дип исемләнгән чара үткәрелде.
Максат: балалар арасында дустанә мөнәсәбәт тәрбияләү; тәрбиячене игътибар белән тыңларга, ул әйткән күнегүләрне үтәргә өйрәтү; иҗади мөмкинлекләрен һәм хәрәкәт күнекмәләрен үстерү; балаларда уңай эмоцияләр тудыру.
Хәрәкәтле уен баланын, сәламәтлеген ныгыта, мускуллардагы физик аруны бетерә, тормышта булган төрле ситуацияәрдэн чыга белергә өйрәтә, балага дөрес үсеш алырга ярдәм итә.
Саф һавада балалар рәхәтләнеп төрле хәрәкәтле уеннар уйнадылар, бер-берсен куып йөгерделәр, шатланып көлделәр. Бигрәк тә аларга «Төсле сигналлар» уены ошады. Балалар бик актив булдылар. Үткәрелгән чарадан алар узләренэ күп уңай эмоцияләр һәм көн буена җитәрлек яхшы кәеф алдылар.