21 апрель көнне « Тургай» приюты укучылары «Якташлардан сугыш турында белербез» акциясендә катнаштылар.Бөек Ватан сугышы ветераннарын бүген бармак белән генә санарлык калып баралар. Без бу канкойгыч сугыш турында ишетеп кенә беләбез. Сугыш дип әйтүгә, күз алдыма җимерелгән йортлар, актарылып беткән болыннар, ятим балалар килеп баса. Әйе, рәхимсез сугыш илебез халкына әйтеп бетергесез кайгы-хәсрәт китерә. Япь-яшь егетләр, кызлар туган җирләрен саклау өчен фронтка китәләр. Бүгенге көндә исән калган ветераннарны онытмыйк!