“Тукай исеме мәңгелек” музыкаль-әдәби кичә

2019 елның 26 апреле, җомга

25 апрель көнне Туктар авыл клубы һәм авыл китапханәсе “Тамчы “балалар бакчасында “Тукай исеме мәңгелек” дигән мзуыкаль-әдәби кичә үткәрделәр. Чараның төп максаты булып, балаларда Габдулла  Тукайныӊ күпкырлы иҗатына кызыксыну уяту, ихтирам хисләре тәрбияләү, Габдулла  Тукай әкиятләре, шигырьләре аша балаларда матур әдәбият белән кызыксыну, аларда укырга теләк тәрбияләү тора. Чара барышында балалар Тукай әкиятләре буенча сәяхәт иттеләр. Су буена төшеп, су анасы белән таныштылар, аннан Кырлай урманнарына барып Шүрәлене күрделәр.  Шүрәле белән бергә Былтырны эзләделәр. Чара барышында балалар Тукай иҗатына багышланган сорауларга җавап бирделәр һәм бик яратып шигырьләрен сөйләделәр.  Чара “И туган тел” җыры белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International