Бәйрәм белән! Халыкара туган тел көне белән!

2019 елның 26 апреле, җомга

Хөрмәтле Саба районы һәм Татарстан Республикасы халкы!

      Сезне чын күңелдән Халыкара туган тел көне белән котлыйбыз!

      Бу көн милли бердәмлек символын – безнең телебезне саклауның мөһимлеге турында тагын бер кат искә төшерә.

      Туган тел һәр җәмгыятьнең, һәр аерым кешенең тарихи нигезен тәшкил итә. Ул милләттән аерылмас, шуңа күрә телне югалтып мәдәният тә, милли үзаң да, халыкның киләчәге дә юкка чыга.

      Туган телне саклау, белү һәм ихтирамлы мөнәсәбәт – ул үзенең милли үзенчәлеген саклауга, үз халкының тарихына һәм мәдәниятенә хөрмәт тәрбияләүгә, бөек илебезнең күп санлы халыклары мәдәниятенә юл.

      Татар халкының иң зур байлыгы-туган телен саклап калу һәм аны яш буынга тапшыру өчен бүген безгә күп көч куярга кирәк.

      Сезне чын күңелдән әлеге мөһим бәйрәм белән тәбрик итәбез һәм нык сәламәтлек, бәхет, гаилә иминлеге, тынычлык һәм игелек, шатлык телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International