18 апрель көнне Кече Шыңар мәдәният йорты хезмәткәрләре “Язгы мәрхәмәтлелек атнасы” кысаларында Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар хөрмәтенә куелган һәйкәл янын чистарттылар. Акцияне дәвам итеп, Бөек Җиңүнең 74 еллыгын каршылау уңаеннан тыл һәм хезмәт ветераннары Набиуллина Хәдичә апа һәм Сафина Мөнирә апалар белән очраштык, хәлләрен белдек, балалар музыкаль бүләкләрен тапшырдылар.