Татарстан Росреестры "Татарстан 24" телеканалында" дача амнистиясе"н озайту турында

2019 елның 24 апреле, чәршәмбе

     25 апрель көнне 13.30 да «Татарстан 24» телеканалында Туры Эфирда Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсе вәкиле катнашында «Торак-коммуналь Киңәшләр» программасы булачак. Дача сезоны алдыннан сүз бу атнада билгеле булганча, «дача амнистиясе» турында барачак, шулай да аны 2020 елның 1 мартына кадәр яңадан озайтырга планлаштыралар.  Бу хакта Россия Федерациясе Хөкүмәте башлыгы Дмитрий Медведев Дәүләт Думасы депутатлары алдында чыгыш ясаганда белдерде.

     Соңгы үзгәрешләр кысаларында торак һәм бакча йортларын рәсмиләштерү тәртибе турында Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең физик затларның күчемсез милкен дәүләт теркәве бүлеге җитәкчесе Энҗе Мөхәммәтгалиева тәфсилләбрәк сөйләячәк.  

     Шул ук вакытта һәр тамашачы да үзен борчыган сорауны бирә ала. Моның өчен программаның турыдан-туры эфирының кайнар линия телефон номерын (843) 511-99-66, 8-800-500-32-55 җыярга гына кирәк .

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International