23 апрель көнне Саба туган якны өйрәнү музеенда СССРның сәламәтлек саклау отличнигы, Саба үзәк сырхауханәсендә 42 ел фельдшер булып эшләгән,шашка буенча спорт мастерлыгына кандидат булган Вәлмиев Зөфәр Корбангали улының искә алу кичәсе үткәрелде. Тормыш иптәше , кызлары , оныклары , Саба сырхауханәсендә бергә эшләгән хезмәттәшләре истәлекләре белән уртаклашып киттеләр.