Ел башыннан Татарстанда 3 мең 700 дән артык җир законнарын бозу ачыкланган

2019 елның 19 апреле, җомга

    Тикшерү нәтиҗәләре буенча 3773 хокук бозу очрагы ачыкланган. Хокук бозучыларның күбесе (3738) – физик затлар. Шулай ук закон бозучылар арасында 33 юридик зат һәм 2 вазыйфаи зат бар. Тулаем алганда, 3712 җир законнарын бозучы административ җаваплылыкка тартылган. Салынган штрафларның гомуми суммасы 3 296 700 мең сум тәшкил итте.

    Республикада җир хокук бозуларның иң киң таралган төре булып элеккечә җир кишәрлекләре, шул исәптән җир кишәрлекләрен Россия Федерациясе законы белән каралган җир кишәрлекләренә хокуклары булмаган затлар тарафыннан үз белдегеннән файдалану тора. Җир законнарын бозуның күбесе Казанда теркәлә.

    Җир кишәрлеген рөхсәтсез биләгән өчен административ штраф гражданнар өчен 5 мең сумнан 10 мең сумга кадәр, вазыйфаи затлар өчен 20 меңнән 50 мең сумга кадәр, юридик затлар өчен 100 меңнән 200 мең сумга кадәр тәшкил итә. Шул ук вакытта әгәр җир кишәрлегенең кадастр бәясе билгеләнсә, штраф күләме күрсәтелгән бәядән чыгып билгеләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International