Укучылар соравы буенча " Саба үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» директоры Билалова Ләйсән Рәкыйп кызы ярдәме белән язучы Айгөл Әхмәтгалиева белән “Әдәби кунакханә” утырышында очрашу оештырылды. Кичә, Кибәче мәктәбе укучысы башкаруында «Ак чәчәкләр» җыры белән башланып китте. Җыр ахырында балалар, язучыга ак чәчәк бәйләмен бүләк иттеләр.