Килдебәк авыл җирлегендә урам юлларын төзекләндерүгә әзерлек эшләре

2019 елның 5 апреле, җомга

Авыл эчендәге юлларны норматив хәләткә китерү буенча Татарстан республикасының максатчан программасы дәвам итә. 2019 нчы елда әлеге программа ярдәмендә Килдебәк авыл җирлегендә 480 метрга якын юлларны төзекләндерү күздә тотыла. Төзекләндерү эшләрен “МДСУ-1” җәмгыяте башкарачак. Әлеге оешма төзекләндерү эшләрен башкару өчен 780 тонна күләмендә ком-таш катнашмасын ташып, әзерләп куйды инде.

Шулай ук авыл җирлегендә җыелган үзара салым акчасы да авыл урамнарын төзекләндерүгә тотылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International