30 март көнне Саба район мәдәният йортында үткәрелгән “Татар кызы 2019” конкурсында Кече Шыңар авылыннан Билалова Энҗе Илһам кызы уңышлы чыгыш ясап Казан шәһәрендә үткәреләчәк конкурста катнашу хокукын яулады. Энҗене якларга “Әлфия” бию төркеме кызлары ярдәм итте.