21 март көнне Югары Утар акылга зәгыйфь балалар интернат-йорты тәрбиячесе Галиуллина Нурия балалар белән берлектә үткәрде».
Интернат җитәкчеләренә без балалар белэн «минем йортым» темасына ачык дәрес үткәрдек».
Минем йортым- ул балалар йорты. Безгә анда бик уңайлы һәм тыныч. Без балачактан анда үстек һәм һәр мизгелне хәтерлибез .Имаметдин Гәрәевич-безнең хөрмәтле һәм яраткан әтиебез.Без аны хөрмәт итәбез, аның белән горурланабыз. Шулай ук без яхшы тәрбия бирә торган тәрбиячеләрне яратабыз. Тәрбиячеләр ярдәме белән без укырга,язарга,эшләргә һәм вакытнын кадерен белергә өйрәнәбез. Без үзебезнең туган ягыбызны сакларга һәм тәрбиячеләргә кадерләп карарга тиеш.
Югары Утар акылга зәгыйфь булган балалар йорты- интернатында «Язгы чәчәкләр” аппликация дәресе.
2019 нчы елның 20 нче марты көнне Югары Утар балалар йорты интернатында тәрбияче Идрисова Сирена инициативасы буенча «Язгы чәчәкләр” аппликация дәресе үткәрелде.
«Язгы чәчәкләр» темасына аппликация аеруча популяр, чөнки без барыбыз да яз килүгә шатланабыз! Балалар өчен яз-җәй, димәк, каникуллар. Яз килде, ә аның белән бергә эшләп була торган кул эшләнмәләре һәм аппликация өчен кызыклы идеяләр дә килде. Мондый аппликацияләрне теләсә нәрсәдән эшләргә була: дисклардан, салфеткадан, төсле кәгазьдән, ярмадан һәм макароннан. Идеяләр һәм материаллар, чыннан да, бик күп, иң мөһиме-кызыклы һәм матур сюжет сайлау, чөнки яз — илһам вакыты!