Байлар Сабасында авыл хуҗалыгы продукциясен сату буенча ярминкә үткәрелде

2019 елның 18 марты, дүшәмбе

    16нчы март көнне сабалылар район  үзәгендә Нәүрүз бәйрәме  уңаеннан  махсус оештырылган ярминкәдә катнашты. Район хуҗалыклары, оешма-предприятиеләре, шәхси эшмәкәрләр үз продукцияләрен халыкка тәкъдим итте. Ярминкәгә чыгучылар ит, сыер сөте, бал, май, йомырка, печән, салам,  ашлык, ярылган утын алды, тәмләп ботка  ашады.
     Ярминкәгә күрше Теләче районыннан да  килгәннәр  иде. Шәхси эшмәкәр Рифкать  Шафиковның "Туган авылым"ы күчермәсе  янында  шашлык пеште, авыл  өе мичендә коймак  чыжлады. Аннары мәйданда Нәүрүз бәйрәме театральләштерелгән тамаша белән дәвам итте, халык оешма-предприятиеләр оештырган спорт уеннарында актив катнашып, бүләкләргә ия булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International