14 март көнне Саба район китапханәсе каршында эшләп килүче “Сөембикә” клубы хатын-кызлары өчен “Табигать язмышы – безнең язмыш” дип исемләнгән экологик сәгать һәм экология проблемаларын һәм аларның чишелешләрен чагылдырган документаль фильм күрсәтелде; “Экология һәм әдәбият” китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды.