4 март көнне Саба район үзәк китапханәсендә "Алтын куллар" клуб берләшмәсенең чираттагы утырышы узды. Остабикәләр кул эшләре белән шөгелләнделәр. Шулай ук, 1 март көнне, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, күп санлы китаплар авторы, оста мәзәкче Тәлгать Самат улы Нәҗмиевның туган көне. Аңа 69 яшь тулган булыр иде. Шул уңайдан Саба туган якны өйрәнү музеенда Тәлгать Самат улы Нәҗмиевның шәхси истәлекләреннән торган күргәзмә белән таныштылар.