«Тургай» приютында КВН үткәрелде

2019 елның 4 марты, дүшәмбе

Приютта "Армиядә хезмәт итәчәкбез" дигән темага КВН узды.  Малайлар командаларга бүленеп катлаулы, күңелле, мәзәк биремнәрне башкардылар.  "Ракета" һәм "Пушка" командаларына көч һәм җитезлекне тикшерү өчен "кем тизрәк", солдат викторинасы", "пешекче"конкурсларында катнашырга тәкъдим ителде. Бу уен балаларда патриотизм, Ватанга мәхәббәт хисләре формалаштыруга, малайларны Ватанны саклаучылар булып хис итүгә ярдәм итте. Конкурс программасы малайларның җитез һәм үткен икәнлеген күрсәтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International