6 нчы номерлы "Балачак" балалар бакчасында "Робототехника" түгәрәге"

2019 елның 1 марты, җомга

   Сабаның 6 нчы номерлы балалар бакчасында “Робототехника” эшчәнлеге актив оештырылып килә. Моның өчен бакчабызга, быел, күп яңа легороботлар кайтты. Балалар легоконструкторларны үзләре җыеп аларны компьютер ярдәмендә эшләтәләр. Бу бик мавыктыргыч һәм шул ук вакытта бик файдалы: балаларның баш миенең  ике ярымшары тигез активлаша, бала иҗат итәргә өйрәнә, моторикасы үсә, уен формасында математика, физика, информатика кебек фәннәр белән кызыксына башлый. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International