1-21 гыйнвар аралыгында Татнетны үстерү фонды һәм Татарстан китап нәшрияты "Әдәби марафон" бәйгесе үткәрде. Шул уңайдан, 1нче март көнне Лаеш шәһәренең мәдәният йортында бәйгедә җиңүчеләр: Саба ҮКСы директоры Билалова Л.Р.,китапханәчеләр, язучы Г.Галимуллина һәм укытучылар, укучылар әлеге чарада булдылар. Чара бәйге җиңүчеләрен тәбрикләп, шагыйрь, язучылар белән танышу, видеофильм карау белән үрелеп барды.