Югары- Утар акылга зәгыйфь булган балалар йорты интернатында театр елы уңаеннан үткәрелгән “Бармак театры” шөгыле

2019 елның 1 марты, җомга

 2019 елның 26 февраль көнне Югары Утар балалар йортында «Шәфкатьлелек» бүлегендә тәрбияче Сираҗиева Гөлчәчәк Фәһметдиновна театр елы уңаеннан  “Бармак театры” шөгыле үткәрде.

Тәрбияче балаларны бармак театры геойлары белән таныштырды. Бармак театры- ул теләсә кайсы геройның ролен алып  уч төбендә әкият уйнау мөмкинлеге. Бармак театры һәм бармак белән уеннар баланың баш миен үстерә, сөйләмен, иҗади сәләтен, фикерләүләрен камилләштерә. Балалар зур кызыксыну белән һәм теләп бармакларына әкият геройларын киделәр. Бер-берсе белән әлеге геройлар ярдәмендә аралаштылар. Балаларга “ Йомры икмәк” әкиятен уйнау аеруча ошады.

 

Югары Утар акылга зәгыйфь булган балалар йорты-интернатында «Куңелле чангы  ярышы» чарасы

 

Чаңгыда шуу , йору –балалар һәм өлкәннәр өчен тормышта кирәк булган  зур байлык сәламәтлекне ныгыту чарасы булып тора. 

Югары Утар балалар интернатында балалар тәрбияче апалары белән берлектә саф , салкынча хавада чаңгы шууны аеруча яраталар.

2019 елның 27 февраль көнендә тәрбияче Мобәрәкова Э.В. белән «Куңелле чаңгы  ярышы» дигән тема астында балалар ярышы уткәрелде. Балаларга һәм тәрбияче бу ярыштан бик кәнәгать булып калды.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International