2019 нчы елның гыйнвар аеннан Район үзәк китапханәсе китап укучыларына "Китапханә тормышы" дип исемләнгән газета чыгаруны башлап җибәрде. Районыбыз китапханәләрендә уздырылган иң әһәмиятле чаралар, вакыйгаларны яктыртып барачакбыз. Район китапханәсе каршында эшләп килүче "Мишә дулкыннары" әдәби берләшмәсенә йөрүчеләрнең иҗат җимешләре махсус кушымтада урын алачак. Февраль ае газетасы белән таныша аласыз.