28 февраль көнне район китапханәсенең уку залына “Өлкәннәр”, “Сөембикә” клубының чираттагы утырышына “Саба таңнары” гәҗитенең баш редакторы Исмәгыйлев Рөстәм Гәбдрәүф улы чакырулы иде. Аның чыгышының темасы: “Татар халкының үсеш стратегиясе: тормышка ашыру юллары”. Ул бу теманы презентация эскизларын анализлау рәвешендә аңлатты. Өлкәннәрнең сорауларына җаваплар бирде.